Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Главная

Ташламалы аренда

Бу бүлектә ташламалы аренда шартларында эшкуарларга бирелә торган объектларның исемлеге белән танышырга, картадагы объектларны карарга, типлаштырылган формадагы аренда килешүен күчереп алырга мөмкин.

Проект турында
«Без эшкуарларга бизнесны табыш китерерлек итеп оештырырга ярдәм итәргә тиеш»
Илсур Метшин
Казан Мэры

Казанда кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. Ярдәм чараларының берсе буларак, эшкуарлар 5 елга ташламалы аренда шартларында берничә муниципаль бинаны ала алалар.

Беренче ике елда аренда түләве алынмаячак, өченче елда эшмәкәрләр аренда түләвенең – 25%-ын, дүртенче елда – 50%-ын һәм бишенче елда 75%-ын түләячәк.

Ташламалы аренда программасы буенча аукционда шартнамә төзүгә дәгъва кылучы шәхси эшмәкәрләр яки оештыру-хокукый формасына, милек формасына, урнашу урынына, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектлары булган капиталның килеп чыгуына бәйсез рәвештә, юридик затлар катнаша ала.
Саннар һәм фактлар:
  • 0 сум
    беренче 2 елда аренда түләве
  • 25%
    өченче елга аренда түләвеннән
  • 50%
    дүртенче елга аренда түләвеннән
  • 75%
    бишенче елга аренда түләвеннән