Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.02.2026, 17:02

«Яратам» яшьләр клубында айс-кичә узачак

Чарада катнашу өчен теркәлү кирәк

Фото: Марат Мөгыйнов

Җомга көнне, 20 февральдә, «Яратам» яшьләр клубы террасасында кышкы курткаларда кичә узачак. Казанлыларны дәртле музыка астында биергә һәм гитара яңгырашыннан ләззәт алырга чакыралар.

Кунакларны диджей-сетлар һәм акустик чыгышлар белән кичке программа көтә. Пульт артына «Прайм тайм» диджеинг мәктәбе укучылары басачак – алар бию көйләре һәм энергияле музыкаль катнашмалар әзерләгәннәр. Гитара астында җырлар мохитен тулыландырачаклар.

Чара 18:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен теркәлү таләп ителә.

Исегезгә төшерәбез, бу шимбәдә, 21 февральдә, Казанның яшүсмерләр клубларында Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган мастер-класслар оештырыла. Яшь шәһәрлеләр биергә өйрәнә, лего-девайслар җыя, рамка һәм котлау хатлары ясый, өстәл теннисы уйный һәм башка бик күп нәрсәләрдә катнаша алачак.
Барлык вакыйгалар