Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.03.2026, 15:35

Казанда яшәүче хатын-кызларны 8 март бәйрәме уңаеннан «Яратам» клубына махсус кичәгә чакыралар

Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк

Марат Мөгыйнов фотосы

Пәнҗешәмбе көнне, 5 мартта, Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү уңаеннан Казанның «Яратам» яшүсмерләр клубында гүзәл затларга багышланган «Үзеңне кайгырту көне» дигән кичә уздырыла. Чара кысаларында остаханә, тренинг һәм үзең турында кайгырту күнекмәсе оештырыла.

Сәгать 18:00 дә клубта рәсем ясау остаханәсе эшли башлый, 19:00 сәгатьтә «Обними себя, весна пришла» тренингы, 20:00 сәгатьтә үзеңне һәм тәнеңне кайгырту күнекмәсе үткәрелә.

Әлеге чараларда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.

Чара Короленко урамы, 11а йорты адресы буенча уздырыла.

Исегезгә төшерәбез, шимбә көнне, 7 мартта, Казанның берничә яшүсмерләр клубында Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү уңаеннан төрле чаралар уздырыла. Шәһәр халкын открытка, шәмнәр һәм шкатулка ясау остаханәләренә, рәсем сәнгате, сумкага чәчәкләр чигү, йон белән эшләү дәресләренә чакыралар.


Барлык вакыйгалар