Хокук идарәсе Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Аппаратының структур бүлекчәсе булып тора.
Идарә хокук мәсьәләләре буенча дәүләт хакимияте, идарә һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыра.
Идарә Казан шәһәре Башкарма комитетының муниципаль предприятиеләре һәм учреждениеләре, территориаль һәм тармак (функциональ) органнарының юридик хезмәтләренең хокукый эшен гомуми координацияләүне гамәлгә ашыра.
Төп бурычлар һәм функцияләр:
- Казан шәһәре Башкарма комитетының эшчәнлеген хокукый тәэмин итү;
- Казан шәһәре Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары проектларын, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарлары, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесенең һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең идарәгә керә торган башка хокукый актларын әзерләү, экспертиза ясау, аларны гамәлдәге законнарга туры килү-килмәүне тикшерү өчен бәяләмәләр бирү;
- гомуми юрисдикция судларына һәм арбитраж судларга гамәлдәге законнар нигезендә дәгъвалар бирү (компетенция чикләрендә);
- муниципаль хокукый актлар нигезендә билгеләнгән тәртиптә бушлай юридик ярдәм күрсәтүдә катнашу;
- язмача сорауларга җаваплар әзерләүдә катнашу.
Идарә составына керә:
- Торак законнары мәсьәләләре бүлеге;
- Җир һәм шәһәр төзелеше законнары мәсьәләләре бүлеге;
- Финанс һәм хезмәт законнары мәсьәләләре бүлеге.